Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миневәли хәзрәт: “Халкы нинди, түрәләре шундый”


Самар өлкәсендә урнашкан Похвистнево шәһәрендә ике мәчет эшли.

Шуларның берсе каршында ярлылар өчен көненә ике мәртәбә ашату йөзеннән ашханә төзелү, кибет ачу мәшәкатьләре белән 179 нчы мәхәллә мулласы Мифтах углы Миневәли Гыйзәтуллин янып-көеп йөри.

2001-2007 елларда Похвистнево шәһәрендә 300 кеше сыярлык мәчет бинасын сала. 59 яшьлек Миневәли хәзрәт холкы буенча ут өермәсен хәтерләтә. Динебез Исламны куәтләүче, милләтебез татарны саклаучы, мәчет төзелешеннән соң ярлыларга ярдәм күрсәтү нияте белән социаль хезмәт түрәләре белән элемтәгә кереп, проектлар төзеп шул идеяны кирәкле кешеләргә төшендереп яклау табучы әрсез Похвистнево мулласы Миневәли Гыйзәтуллин белән әңгәмә кордык:

- Мин үзем өлкәнең Яңа Мансур исемле авылында үстем. Ата-бабаларым намаз кешеләре иде. Әтием әле 15 ел имам булып та торды. Сигез балалы гаиләдә үстек. Биш малайның икесе бүген дә имам вазифаларын башкарабыз. Ата-ана догасын алып үстек, Аллага шөкер. Ике ел гаскәр хезмәтен дә уздым. Урта Азия якларында эшләдем. Ташкент янындагы бер авылда абыем шул мәчетне зурайтты, шунда муллалык вазифаларын башкара. Әгәр дә Медведев белән Путин муллаларга эш хакы түләүне дә җайга салсалар, пенсия бирә торган булсалар әйбәт булыр иде.

- Матди яктан әйбәт инде. Ләкин дә бу бит муллаларның “койрыгын” хәкимияткә бәйләп кую.

- Без болай да хөкүмәткә бәйләнгән. Халкы нинди, түрәләре шундый.

- Урыс мохитендә мөселманлыкны саклау авыр түгелме?

- Безгә кадәр яшәгән бабайлар гореф-гадәтләребезне саклап калганнар. Аллага шөкер, без дәвам итәбез. Похвистнево шәһәрендә меңгә якын татар яши, шуның өстенә чечен, үзбәк һәм башкалар өстәлә. Халыкны мәчетләргә китерер өчен күп көч куярга кирәк әле.

- Татарларга караш нинди?

- Иншалла, хөрмәт белән. Коймасыз мәчеттә йозак эленми. Көндезен, төнен дә сакчысыз. Менә ярлылар өчен ашханәне дә торгызып җибәрәсе иде. Бу иң зур мәшәкатебез бүген.
XS
SM
MD
LG