Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар төбәгендә гөрләтеп Сабантуйларын уздыралар


Ринат Закиров истәлекле бүләк тапшыра
Ринат Закиров истәлекле бүләк тапшыра

Шәһәрләрдә үзләренчә киң колач җәеп уздырсалар, авыллар тыйнаграк итеп бәйрәм итәләр.

Тольятти каласындагы Сабантуй шәһәр бәйрәме кысаларында уза. Өлкә газеталарының берсе бу тантанадагы барлык тамашаларны да санап узган, ә менә меңләгән кешене җыйган Сабантуй турында ләм-мим. Тольятти Сабантуеның үзенчәлеген дә искәртеп узарга кирәктер.

Тольятти эшкуарлары һәр елны баш батырга машина куялар һәм бу зур бүләкне шәһәр батырлары ала иде. Быел Тольятти Сабантуена Татарстанның Сарман районы килгән иде, алар сәнгать көчләреннән тыш үзләре белән 16 көрәшчене дә алып килделәр. Менә шул уналтының берсе Жигули машинасына лаек булды. Тольяттилылар үзара шаярып: “Сарманлыларның җырларына машина түләдек”, диләр. Авыллар арасында иң күренекле, дәрәҗәле Сабантуйны өлкәнең Похвистнево районына кергән Гали авылы уздырды.

Бүгенге көндә Самар төбәгендә татар авыллары арасында иң булдыклы авылларның булдыклысы – ул Гали. 750 йортта 2000 кеше яши. Якындагы ун елга урта мәктәп ышанычлы балалар белән тупланган. Дин, сәнгать бергә үрелеп баралар. Мул тормышның күрсәткече булып өч чакрымга сузылган авыл урамнарындагы ташпулатлар, һәр капка төбендә - җиңел машиналар. Авылның иң күркәм җирләре булып – тавы һәм тау итәгендәге гөрелдәп аккан чишмәсе. Ләкин дә Галигә барып аның тау башына менеп басмасаң, Гали авылының даһилыгын күрдем димә. Тау башыннан караганда авылның һәр мәчете, һәр йорты, һәр урамы, авылга керә торган үзәк юл – барчасы да уч төбендә. Тау башында басып торып 750 йортның ничәсендә кыяр, помидор үстерә торган теплицаларны санап чыгарга була. Һәр теплица 10-15 сотый җирне били.

Гали шәһәрдән артта калмый. Авыл эшкуары Расих Латыпов батырга машина куйды. Сабантуй шәһәр культурасы биеклегендә узды. Ләкин дә тәэсирлерәк булсын өчен Сабантуй турындагы фикерләре белән уртаклашыр өчен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировны мин Гали авылының тау башына алып мендем:

“Тау башыннан авыл өстенә карап сокланып торам. Авыл киләчәккә карап йөз тота. Авылның тарихы да матур, бүгенгесе дә әйбәт, киләчәге дә бар. 2010 елда Гали 300 еллыгын билгеләп узачак. Без татар халкын саклар өчен яратылган конгресс. Авылларны саклап кала алсак, милләтебез яшәр.
Бүген Русиядә 150 зур татар авылы бар. Әле безгә билгеле булмаганнары да күп. Галидә һәр йорт пөхтә, елмаеп, көлеп тора. Чисталык. Халык базар шартларында үзләренең урынын тапкан. Гали авылындагы тәҗрибәне өйрәнергә кирәк. Бөтен авыллар шулай яшәсә, татар югалмас.
Галигә система кирәкми. Халык үз язмышын үзе хәл итә, социализмны сагынып елап утырмый, җиң сызганып эшли.”
XS
SM
MD
LG