Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан тагын тугарыла


Башкортстан халкы Русия көнен һәм Уфа шәһәре көнен дүрт көн рәттән тугарылып китеп, 12-16 июньгә кадәр ял итәчәк.

Бәйрәм чаралары барлык шәһәрләрдә һәм районнарда да оештырыла. Әмма аларның иң колачлысы, әлбәттә инде, Уфада була.
Сишәмбе көнне Уфа шәһәре хакимиятендә бәйрәмне оешкан төстә үткәрүгә бәйле мәсьәләләрне тикшергән утырыш һәм аннан соң хакимият башлыгы Павел Качкаевның журналистлар өчен матбугат очрашуы булып үтте.
Шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Юлай Ильясов әйтүенчә, Уфада бәйрәмнең иң күп чаралары 12 июньгә билгеләнгән. Һәр елдагыча, Мәскәүдән популяр җырчыларны чакыруга да акча кызганып тормаганнар. Алар Башкортстан сәнгать осталары белән берлектә Уфаның төрле мәйданнарында чыгыш ясый. Кичен Уфаның берничә урынында озакка сузылган салютлар атылачагы да әйтелде киңәшмәдә.
Башкортстан киңлекләрендә соңгы ике атнада бертуктаусыз яңгырлар ява. Бәхеткә күрә, нәкъ менә дүрт көнлек бәйрәм башланган 12 нче июньдә яңгырлар туктый һәм көннәр җылыта, дип ышандыра синоптиклар.
XS
SM
MD
LG