Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президентлык бетерелми. Әлегә


Дәүләт Шурасы президент институты бетерелмиячәк дисә дә, татар иҗтимагый үзәген бу тынычландырмый. Чаллыда үзәк әгъзалары җыелды.

Әйткән сүз - аткан ук, ярасын төзәтеп булмый диләр. Шушы көннәрдә Татарстанда президент институтын бетерәләр икән дигән хәбәр дә яшен тизлегендә таралып күпләрнең теленә керде. Республиканың рәсми мәгълүмат чаралары бу турыда ләм мим, бөтенләй дә берни булмаган төсле. Бары тик “Вечерняя Казань” газетасы гына Ирек Мортазинның “Газета” басмасында чыккан бу язмасын тулысынча бастырды. Биредә шулай ук, Дәүләт шурасының бу хәлләргә карата кире кагу белдерүе дә бар.
Әмма ул тулысынча бастырылмаган. Дөреслеккә туры килми, шуның белән шул. Ә бу кире кагуда Дәүләт Шурасы вәкилләренең әлеге язманы язучыларны мәкаләдә үзләренең квази, ягъни имгәк сәяси фикерләрен бастыруда гаепләүләре бу басмаларда чагылмый.
Алай да җил исми, яфрак селкенми, шуңа да кайбер сәясәтчеләр бу сүзләрдә дөреслек тә булырга мөмкин ди. Әмма күпчелеге яңа таратылган хәбәрне кайберәүләрнең уйдырмасы буларак кына кабул итә. Журналист, сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов бу хәлләргә карата мондый фикер белдерде:
"Билгеле бу Ирек Мортазинның үз мәнфәгатьләреннән чыгып әйтелгән уйдырмасы гына. Әмма шулай да, бүгенге көндә илдә тулаем, Русиядә бер генә президент булырга тиеш дигән фикер бар. Ләкин хәзер Русия җитәкчелегенең үзендә әле каршылыклы хәлләр барганда, Путин җитәкләгән куәт көчләре республикалардан президентларны алу ягында түгел. Чөнки алар әле Русия президентына күпмедер дәрәҗәдә үзенә - күрә бер каршылык булып торалар.
Әле генә президент вазифасына керешкән Медведев та төпле аякка басмаган, шуңа күрә күп кенә халыкта нәфрәт уята торган бу адымга барырга ул әле әзер түгел. Шуңа күрә, Русиядә республика президентларын бетерү галәмәте була ала, әмма бер - ике елдан соң гына.
Миңа калса, хәзер Татарстанда Шәймиевка каршы махсус ниндидер бер буталчык тудырмакчы булалар. Колесов тирәсендәге хәлләр, Камил Исхаковның көче әзәюе, Казанда Радик Драконның тотылуында мин шуның белән бәйләп карый.
Шәймиевнең үзенең әле президент урыныннан китәсе килми, дип уйлыйм. Ә Медведев белән Путин әле үзара мөнәсәбәтләрен урнаштыра, аларда Шәймиев кайгысы юк әле", дип белдерде “Звезда Поволжья” мөхәррире Рәшит Әхмәтов.
Дәүләт Шурасы президент институты бетерелмиячәк дигән хәбәр язып чыкса да, татар иҗтимагый үзәген исә бу тынычландырмый. Шушы көннәрдә Чаллыда татар иҗтимагый үзәге әгъзалары җыелды. Алар фикеренчә Русия җитәкчелеге акрынлап илдә милли республикаларны бетереп, губерналар гына калдырырга тели.
Русия җитәкчелеге беренче булып Шәймиевне көчләп, үз ризалыгын бирдереп, президент урыныннан җибәрергә уйлый, башкалар аннан үрнәк алып үз ризалыклары белән вазифаларыннан китәчәкләр. Шул рәвешле Русиядә төрле милләтләрне тоткынлыкта яшәтмәкче булалар, ди алар. Моңа каршы торыр өчен татар җәмәгатьчелеге татарстанлыларга һәм республикада яшәүче башка милләт кешеләренә урам җыеннарын үткәрергә дигән мөрәҗәгать белән чыкты.
Җыеннарның төп максаты – Татарстан президенты үз вазифасында саклап калдыру. Бу уңайдан татар иҗтимагый үзәгендә махсус комиссия дә төзелгән. Аның рәисе итеп Рәфис Кашапов сайланган.
Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге Татарстан президенты вазифасын саклап калу максатыннан инде бу пәнҗешәмбедә Казан үзәгендә урам җыенын үткәрмәкче була.
XS
SM
MD
LG