Accessibility links

Кайнар хәбәр

Инвестор Татарстанда ризык җитештерер


Ислам үсеш банкы рәисе Әхмәт Мөхәммәд Али
Ислам үсеш банкы рәисе Әхмәт Мөхәммәд Али

Азык-төлек бәяcе артып ачлык янаганда, мөселман түрәләр яңгырлы-кояшлы Татарстанда азык-төлек үстерергә өметләнә.

Казанда халыкара инвестицияләр конференциясе эшли башлады. Бу чара Ислам үсеш банкы белән бергәлектә үткәрелә. Бу Банк мондый зур чараны Ислам илләре конференциясе оешмасына кермәгән илдә беренче тапкыр үткәрә. Конференциягә фарсы култыгы, Якын Көнчыгыш илләре, Ислам илләре конференциясе оешмасына кергән илләрдән финанс оешмалары җитәкчеләре килгән.

Билгеле булганча, 2007 елда Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев Ислам үсеш банкы рәисе Әхмәт Мөхәммәд Али белән очрашкан иде. Очрашу нәтиҗәсендә Ислам үсеш банкы химаясе астында халыкара инвестиция җыелышын Татарстанда уздыру карар бирелгән иде. Бу гарәп, ислам дөньясы бизнесменнары Татарстан белән якыннанрак танышсын, аның ничек яшәвен күрә алсын өчен, дип эшләнелә.

Бер елдан соң бу планлаштырган ятырым-инвестиция конференциясе Казанда уза. Шулай ук әле инде алдан ук хәбәр иткәнчә, берничә көн элек "Ислам финанслары: банкчылык һәм иминият” исемле семинар да узган иде.

Татарстан икътисад министры Марат Сафиуллин.

Бу чара дога кылу белән башланды. Анда Татарстан президенты, премьер-министры да катнашты. Ислам илләреннән килгән мәртәбәле кунаклар арасында Ислам үсеш банкы президенты Әхмәт Мөхәммәт Али дә бар иде.

Миңтимер Шәймиев Татарстан вә Русиядә дин таралу тарихына, республика, Русиянең мөселман дөньясы белән багланышларга, хезмәттәшлек перспективаларына тукталды. «Безне бай мәдәни-тарихи, рухи традицияләр берләштерә. Нәкъ менә алар аңлашып эшләргә һәм конструктив хезмәттәшлеккә ярдәм итә», диде ул. Билгеле булганча, 2005 елдан Русия Ислам Конференциясе Оешмасында күзәтүче статусын алды.

Татарстан «Русия-Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркемендә актив катнаша, Гарәп илләре лигасы, Ислам Фәннәр академиясе, Мәгариф, фән һәм мәдәният буенча Ислам оешмасы белән элемтәләрен ныгыта.

Ни өчен Казанда?

Ни өчен мондый мәртәбәле чара Казанда уза? Татарстан икътисад министры Марат Сафиуллин: «Татарстан банкчылыкта, эшмәкәрлек, сәнәгатъ өлкәсендә дә югары күрсәткечләр бирә. Бездә сәнәгатъ үсеше җиде процент. Бу югары күрсәткеч. Шулай ук алар бездә рухи теләктәшлек тә күрә”, диде ул. Татарстан кунакларның игътибарын инновацияле инфраструктура төзелешенә, Татарстанда эшләүче технопарклар челтәренә, «Алабуга» махсум икътисади зонасына юнәлттеләр. Алар инвестиция көтәләр.

“BTA Bank” вәкиле Ильяс Мадимов.

Президентның Ислам банкының инвестиция конференциясен Татарстанда даими нигездә уздыру идеясен башкалар да яклады. “Гарәп, мөселман илләре белән татар кардәшләребезнең тарихи мөнәсәбәтләре бар. Шуларны кире кайтару өчен бу җыелышның даими ясала башласа бик яхшы булыр”, диде “BTA Bank” вәкиле. Ильяс Мадимов бу билгеле казах банкында ислами юнәлеш өчен җаваплы. Алар инде махсус рибасыз эшләүче бүлек ачканнар. Ул бүлек гарәп илләрендә хезмәт күрсәтә. Ә Казандагы “BTA Bank” (“БТА Банк”) “көнбатыш стандарты” белән эшли, ди ул.

Ислам үсеш банкы президенты Әхмәт Мөхәммәт Али: «Ислам Конференциясе оешмасы белән күзәтүче булып торган Русия, Татарстан белән хезмәттәшлекне ныгытуга кулыбыздан килгәннең барысын да эшләячәкбез», диде.

Ислам үсеш банкына килгәндә, ул хөкүмәтара кредит оешмасы буларак билгеле. Банк эшчәнлеген 1975 елда башлап җибәрә. Аның шартлары буенча, әлеге финанс учреждениесе әгъзалары булып бары Ислам конференциясе оешмасына кергән илләр генә санала ала. Бүген аның составына 56 ил керә. Ислам банкының төп максаты - мөселман илләре һәм дөньяның төрле илләрендәге мөселман общиналарының икътисади-социаль үсешенә ярдәм итү. Ислам үсеш банкының штаб-фатиры Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә урнашкан. Бүгенге көндә аның Марокко, Малайзия һәм Казахстанда 3 төбәк офисы эшли.

Татарстан көтә

Чарада Татарстан үсешендәге перспектив юнәлешләр белән күргәзмә ясады. Аны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Инвестиция-венчур фонды әзерләнгән. КАМАЗ», «Түбән Кама Нефтехим», «Казаноргсинтез», «Татнефть», «Түбән Кама Шин» җәмгыятьләре, «Инвестиция-венчур фонды», «Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе, «Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе», «Казан боралак заводы», «АлАз» җитешттерү берләшмәсе», «Алабуга» махсус икътисади зонасы, Казан шәһәре, «Идея» технопаркы, «Химград» технополисы мөселман банкирларынна акча көтә. Шулай ук «Шәле-Баулы» түләүле автомобиль юлы төзелеше дә аларда кызыксыну уятты.

Икътисад министры Марат Сафиуллин “Азатлык” хәбәрчесенә, кунакларның нефть чыгару түгел, ә әнә шундый иҗтимагый әһәмияткә ия проектларны каравын әйтте. Аның сүзләренә караганда, Ислам банкы вәкилләренә акча ягыннан да соңыннан файда китерерлек төшемле эш кебек күренгән. Шулай ук «Казан» халыкара аэропортын реконструкцияләүгә дә инвестиция кирәк.

Яңгыр булса, ит-сөт тә була

Редзуан Кушаири Малайзиядән килгән.

Ә мөселман илләре Татарстанның азык-төлек белән төп тәэмин итүче булуын тели. Ислам банкы белән алдан килешүләр буенча, Татарстаннан төрле өлкәләргә караган 103 проект әлеге финанс учреждениесе каравына җибәрелгән булган. Ислам үсеш банкы президенты Ахмәт Мөхәммәт Али Татарстанда авыл хуҗалыгында ирешелгән казанышлар игътибарга, лаек, диде. Дөньяда азык-төлек бәяләренең нык артты. Алар Татарстан белән азык-төлек өлкәсендә хезмәттәшлеккә өметләнә.

Әйтик, Редзуан Кушаири ислами банкачылык, икътисад алга киткән Малайзиядән килгән. Ул азык-төлек сәнәгате, сәүдәсе буенча белгеч. Ул да хәбәрчегә Татарстанда азык-төлек үстерү һәм җитештерү мөмкинлеген өйрәнүен әйтте. Тик бу гына аз икән. Редзуан Кушаири әле үзе дә Малайзиядән пальма маен алып килеп сатарга тели.

Тик Татарстанга экзотик май гын түгел, ә сөт, бодай, ит тә читтән күпләп килә. Шулай булгач дөгесез калган илләр, бездән алырмы ул азык-төлекне, әллә тагын да арзанракка җитештерүче Чувашстаннанмы? Шулай да алар Татарстан табигатен ит яки бодай үстерү өчен бик кулай урын дип саный.

XS
SM
MD
LG