Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан байкерлары Универсиада хәбәрен тарата


Алар озакламый Сочига юл тота. Юлда Казанның Универсиада шәһәре икәне турында да белдереп барачаклар.

“Без гадәти кешеләр түгел”, ди “Freеmen mc” байкерлар клубы җитәкчесе Эдуард Кутуев. Шуңа күрә, Кутуев әйтүенә күрә, Сочига таба юлга чыгуның төгәл көненә килгәндә, аны рәсми билгеләп тә булмый.
Эдуард Кутуев
“Без бит инде гаиләле кешеләр, эшебез һәм башка мәшәкатьләр бар. Шуңа күрә, китүебез дә төрлечә. Иң әһәмиятлесе - без барыбыз да 20 июньдә Сочида очрашачакбыз”, ди Кутуев.
Шулай да, бу клуб әгъзаларының үзара сөйләшүеннән аңлашылганча, 17 июньдә төп төркем кузгалачак. Берәүләр җомга көнне үк киткән. Алар сишәмбе көнне Соловецкига барып җиткән инде. Кутуевка SMS җибәргәннәр. Анда карлы яңгыр ява икән. Мотоциклчылар әйтүенчә, бу җиргә барып чыгуның сәбәбе - бабалары башын салган җирне күрү.
Чаллыда да байкерлар клубы бар. Ул “Алтын Урда” дип атала. Казан Кирмәне янына алар да килер дип көтелгән иде, тик ял көнне юлга чыгып киткән булып чыктылар. Үзенчәлекле холыкка ия һәм дөньяга башкачарак карашлы мотоциклчылар барсы бергә Сочи каласында очрашачак. Анда алар үзләренең байкер фестивальләреннән кала 2014 елда кышкы Олимпиада үзәге булачак сочилыларга казанлылар юлламасын да тапшырачак.
Шәһәр башлыгы Илсур Метшин имзалаган, казанлылар юлламасында “Казан үзендә Универсиада үткәрү өчен ике ел көрәште. Студентларның Олимпия уеннарын үткәрү теләге бөтен казанлыларны берләштерде. Шуңа күрә, Татарстан башкаласында яшәүчеләр сезнең шатлыкны да уртаклашты. Олимпия һәм Универсада уеннары безнең шәһәрләргә үсеш китерәчәк” диелә.
Эдуард Кутуев әйтүенчә, алар һәр шәһәргә берничә дистә чакырым кала мотоциклларына Татарстан һәм Универсиада әләмнәре беркетәчәк. Казан Кирмәне янына җыелганда мотоциклларына Универсиада ябыштыргычлары беркеткәннәр иде инде. Юлчылар әйтүенчә, төрле шәһәрләрдән һәм чит илләрдән дә байкерлар чарасына җыелганнар һәр яңалыкка игътибарлы. Әлбәттә, белмәгәннәрнең Универсиада ябыштыргычына да күзе төшәчәк. Шунда алар үзләренең нинди зур тарихи вакыйга көтелгән шәһәр вәкилләре икәнлекләре турында сөйләргә исәплиләр.
Ә болай, юлда барганда исә, Архангельски, Мурмански, Киев, Сухум һәм башка шәһәрләрдә туктап балалар, ветераннар һәм төрле дин вәкилләре белән очрашып Казан турында күбрәк белдерергә телиләр.
Мондый гамәл белән юлга чыгу Казан мотоциклчыларының үзләренең теләге булган. Шәһәр мэриясе хуплаган гына. Чыгымнар да байкерларның үзләреннән. “Безнең күпчелегебез эшмәкәрләр. Финанс чыгымнары да, сәфәр вакытын җайлау да үзебездән тора”, ди Эдуард Кутуев. Казанда бәясе 40-45 мең доллар торган мотоцикллар әллә ни күп түгел. Бу клубка яңа кушылганнарның “машиналары” күпкә арзанрак та булырга мөмкин. “Freеmen mc” клубында 22 мотоциклчы бар. Аннан башка Казанда тагын бер шундый клуб - Мәскәү байкерларының бүлеге бар икән.
“Без ирек һәм җил тарафдарлары. Элек бит җайдаклар булган, мотоциклчылар да шундый ук. Мотоциклда сәяхәт машина белән чагыштырганда күпкә тәэсирлерәк”, ди “Freеmen mc” клубы вәкиле Тимур Абызов.
XS
SM
MD
LG