Accessibility links

Кайнар хәбәр

Малый театр Казанда


"Акчарлак" (Чайка) спектакленнән күренеш
"Акчарлак" (Чайка) спектакленнән күренеш

Камал театрында Малый театрның Идел буйлап гастрольләре төгәлләнә. Аңа кадәр алар Әстерхан, Волгоград һәм Сарытауда чыгыш ясады.

“Аларның килүләре бу җавап визиты. Якын танышларыбыз, дусларыбыз итеп тә кабул итәбез. Мәсәлән, Русиянең күренекле артисты Юрий Соломин Ринат Таҗетдинов белән бергә укыган. Хәтта тулай торакта да бергә торганнар. Алар берсен берсе бик яхшы белә. Гомүмән, безнең щепкинчылар Малый театр белән яхшы элемтәдә”, ди Камал театры мөдире Шамил Закиров.

Шамил Закиров

Закиров әйтүенчә, Малый театр һәм Щепкин исемендәге театр училищесы эстетикасы камаллыларга бик якын. Камалның өлкән буыны сәхнә сәнгате тәҗрибәсен нәкъ шуннан алган.

Юрий Соломин дигәннән, Шамил Закиров әйтүенчә, Малый театрның сәнгать җитәкчесе уйнаган һәм әлеге театрның күренекле артисты Ирина Муравьева катнашкан спектакльләргә билетлар сатуга чыгуга ук беткән. Билетлар Казандагы театр бәяләре белән чагыштырганда арзан түгел. 350 сумнан мең ярымга кадәр. Бүгенге көнгә бер генә билет та калмаган.

Русиянең халык артисты Ирина Муравьевага исә, төбәкләрдә ихтирамның зуррак булуы ошаган.

Ирина Муравьева

“Һәрвакыт ихтирам да, игътибар да зуррак. Басып кул чабып каршы алалар. Бу аңлашыла да! Без бит кунакка да килгән. Кунакчыллык җәлеп итә. Аннан да кала, без эштер-өштер гына түгел, ягъни “халтурасыз” Мәскәүдәге кебек уйныйбыз”,- ди Ирина Муравьева.

Соңгы берничә ел эчендә Камал театры белән Малый театр арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. Камаллылар 2006 һәм 2008 елларда Мәскәүдә нәкъ Малый театр сәхнәсендә чыгыш ясады. Бәйрәм ашы кара-каршы дигәннән тыш, “Малый театрның Казанга күптән килгәне юк. Казанлылар сагынып өлгерделәр”, ди Шамил Закиров.

Соңгы бер-ике дистә ел эчендә Русия башкаласы театрлары төбәкләрне бөтенләй диярлек оныткан иде. Дәүләт академия Малый театр Казанда 12 июньнән башлап 8 көн эчендә 4 спектакль күрсәтә.
XS
SM
MD
LG