Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мөселман нәшерләре тупланды


Оештыручы Казанның имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлов.
Оештыручы Казанның имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлов.

Шактый дини китап тыелган вакытта Татарстанда дини китап күргәзмәсе ачылды. Ул Иске татар бистәсендә уза.

Казанда беренче дини китап күргәзмә-ярминкәсе башланды. Ул “Мәрҗани” мәчетендә оештырыла. Башлап йөрүче - Казан мөхтәсибәте. Китаплар мәчет эчендә түгел, ә урамдагы чатырларда күрсәтелә. Анда Казаннан "Иман", Мәскәүдән "Сад", "Диля", "Ансар", "Исламский мир", "Харун Яхья", Уфадан "Китап", Түбән Новгородтан “Мәдинә” ( “Медина”) нәшриятләре дә катнаша.

Оештыручы Казанның имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлов, халыкка килер өчен уңайлы булсын өчен урамда ясадык диде. Шулай ук ул, кайбер мөселман китапларын тыйдылар дип искә алды. “Шуңа күрә безгә нәшерләргә, тәрҗемәчеләргә авыр хәлдә калмыйча эшләр өчен тәҗрибә тупларга кирәк”, - ди ул. Казан мөселманнары юлбашчысы, шулай ук кайбер китапларны нахакка тыйдылар, дип тә саный. Ул, күргәзмәгә килүчеләр, бу нисбәттән дә “акыллы сүзен” әйтер дип көтә.

Ә Мәскәүдән килгән “Умма” нәшрияте проектлар директоры Таһир Әбдеррахманов булып тора. Алар Мәскәү ислам институты каршында эшли. Ул да дини китапларны тыйдылар дип искә ала. “Әйтик мин “Бадр” нәшриятендә эшләдем. Аның бер китабы тыелды. Шуннан соң тагын яңа нәшриятләр ачылды. Беләсез бит: правослау китапларында бик күп кануни күренмәгән әйберләр бар. Тик мөселманнарны тыялар. Без үзебезне якларга өйрәнергә тиеш. Барысы да киләчәктә яхшы булыр, борчылырга сәбәп юк. Без Аллаһыга ышыкланып яшибез”, - ди ул.

Ә Казандагы “Иман” нәшриятенә килгәндә, ул Русиядә иң күп исемдәге китапларны чыгаручы яки күчереп бастыручылардан. Аның хуҗасы, “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Вәлиулла Ягъкуб. Ул бу чараны Казанда оештыруны тарихи дәвамчылыкны торгызу юлы, дип саный. Ә китапларны тыю соравына килгәндә, Вәлиулла Ягъкубны күпләр киресенчә тыючы буларак та күрә.

Татарстан башкаласында шулай ук әле “Раннур”, “Матбугат йорты” кебек нәшриятләр, Чаллыда "Ислам нуры" кебек шәхси нәшерләр дә дини әдәбиятне тарата. Русия ислам университетында да нәшрият бүлеге оештырылды һәм анда уку китаплары, мөселманнарга төрле дини китаплар әзерләнеп басыла.

XS
SM
MD
LG