Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар АКШ Югары мәхкәмәсе карарын хуплый


Хокук яклау оешмалары АКШ Югары мәхкәмәсе карарына хуплау белдерде. Шушы карар белән Гуантанамо төрмәсендә террорчылыкта шикләнелгән чит ил ватандашларына эшләрен хәрби булмаган мәхкәмәдә кире карату хокукы бирелде.

БМОның кеше хокуклары өчен җаваплы тармагы башлыгы Луиза Абрур да бу карарга уңай бәя бирде. “Халыкара Ярлыкау” оешмасы бу төрмәне ябырга дигән таләп белән чыкты.

Американың Республикан фиркасеннән президентлыкка нәмзәт Джон МакКейн, бу карарга борчылуын һәм бу кешеләрне сугышчылар дип санавын, әмма Югары Мәхкәмә карары белән килешергә тиешлеген белдерде.

Ләкин АКШ баш прокуроры Майкл Мьюкейси, бу карар хәрби трибунал эшенә кагылмый, дип белдерде. Шуңа күрә, Гуантанамодагы кайбер тоткыннарның мәхкәмә эшләрен карау дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG