Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәмдә халык акча күп бетергән


09 хезмәтеннән “Сбербанк” телефонын сораучылар арткан.

Дөрес, бу бәйрәм көннәре юлчыларга хәйран гына кулайсызлыклар тудырган. Автобус һәм шәһәрара электричкалар саны арттырылып, гадәти китү вакыты үзгәрү нәтиҗәсендә күпләр барасы урыннарына соңга калган. 09- бердәм белешмә хезмәте хәбәр итүенчә, тимер юлчылар да, автовокзалдан да бу үзгәреш аларга җиткерелмәгән. Чөнки, Казан халкының күпчелеге 09-га мөрәҗәгать итә икән. Чөнки, тимер юл вокзалына да, автовокзалга да бәйрәм көннәрендә генә түгел, атна уртасында да шалтыратырмын димә. Сәгатьләр буе җыйсаң да андагы белешмә телефоннары гел мәшгуль икәнне күрсәтеп “пи-пи” дип тора. 09 аша шәһәрара транспортның китү вакытын белү түләүле- 10 сум тора.
Русиядәге чираттагы озын ялларда бу хезмәткә күңел ачу урыннары телефоннарын сораучылар нык арткан. “Сбербанк” телефоннары белән кызыксыну икенче урында тора икән. Күрәсең, халык бәйрәмнең беренче көнендә хәйран гына акча бетергән. Өченче урынны электричка һәм автобусларның китү вакытын белешү алган. Бу хакта Азатлыкка 09 хезмәтенең 53-нче операторы хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG