Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш Франциягә рәсми сәфәрен башлады


АКШ президенты Джорж Буш Франциягә сәфәре кысаларында Европада хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасында чыгыш ясаганда, президент булганда күтәрелгән төп темаларны яңадан барлап чыкты. Аерым алганда, ул Әфганстанның башка беркайчан да террорчылар кулында булмавына, Израил-Фәләстин солых килешеүенең быел кабул ителүенә ышануын белдерде.
Моңа кадәр ул Италиядә булды. Буш Ватиканда католик чиркәве башлыгы Бенедикт XVI белән очрашты. Рим Папасы АКШ президентының сәфәре никадәр мөһим булуын күрсәтер өчен аны изге Иоан манарасында кабул иткән. Пәнҗешәмбе көнне, Буш Италия премьер-министры Силвио Берлускони белән сөйләшүләр үткәргән. Бу сәфәр, Бушның президент вазифасында соңгы шундый зур Европа сәфәре булып дип көтелә.
XS
SM
MD
LG