Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирландия "юк" диде


Килешүгә каршы кампания нәтиҗәле булды
Килешүгә каршы кампания нәтиҗәле булды

Рәсми Дублин референдумның нәтиҗәләрен игълан итте. 53,4% тавыш бирүче Лиссабон килешүенә “юк” дигән җавап биргән, 46,6% - “әйе” дигән.

Рәсми саннар илнең башкаласында игълан ителде, моны халыкара телевидение каналлары туры эфирда күрсәтеп торды. Лиссабон килешүенә каршы як, нәтиҗәләргә сөенечен белдерде, бер төркем кеше шактлыклы кычкырулары белән Ирландия рәсмиенең чыгышын берничә тапкыр бүлдерде.
Лиссабон килешүенең рефендумнан үтмәве, Европа Берлеген көрчеккә терәргә мөмкин. Бу бөтен Европа Берлегенең яшәешен шик астына куя ала.

Килешүдә Европа парламентының вәкаләтләре киңәүе, Берлекнең уртак тышкы сәясәт алып баруы, һәр илнең "вето" карарын салу хокукын бетерелү күз алдында тотыла.
Лиссабон килешүе 2000 елда вакытлыча кабул ителгән Ница килешүен алыштырыр дип көтелгән иде. Бу килешү, Европа Берлеге “Конституциясе” рәвешендә, 2005 елда Франция һәм Холландиядәге тавыш бирү вакытында бер тапкыр кире кагылган иде инде.
Европа җитәкчеләре бу кире кагылу китергән зыянны, киләсе атнада 19-20 июндә буласы җыенда бәяли ала.
XS
SM
MD
LG