Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хавьер Солана Иран атом программасы турында сөйләшүләр уздырды


Европа берлегенең тышкы сәяси оешма җитәкчесе Хавьер Солана Тәһранда Иранның атом программасы турында сөйләшүләр уздырды. Солан Иран җитәкчелегенә 6 илнең – БМО иминлек шурасының 5 даими вәкиле һәм Алманиянең яңа тәкъдимнәрен җиткерде.
Анда уран баетудан баш тартса, Тәһранга икътисад, атом энергетикасы һәм иминлек өлкәсендә хезмәттәшлек тәкъдим ителә.
Иран хөкүмәте вәкиле шимбә көнне атом программасын бетерү турында сүз дә булырга мөмкин түгел, диде.
Иран атом коралын төзү турындагы гаепләүләр дөреслеккә туры килми дип әйтеп килә.
XS
SM
MD
LG