Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кондолиза Райс: Иордан елгасының көнбатыш ярындагы яңа төзелешләр солых сөйләшүенә зыяна сала


АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс, Израильның Иордан елгасының көнбатыш ярында төзелешләр дәвам итүен, Якын Көнчыгыштагы солых турындагы сөйләшүләргә зыян китерергә мөмкин дип белдерде.

Райс хәзерге вакытта Израильдә. Ул шулай ук Фәләстыйн җитәкчеләре белән дә очрашырга исәпли.
Узган атнада Израиль Иерусалимның көнбатышында яһүд авыллары өчен 1 мең 300 яңа йорт төзү турындагы планны хуплады.
XS
SM
MD
LG