Accessibility links

Кайнар хәбәр

Су сату Урта Азия гореф-гадәтләрен бозамы?


Урта Азиядәге биш ил арасында Кыргызстан һәм Таҗикстанның җирләре кечкенә, шул ук вакытта башкалар белән чагыштырганда, газ һәм нефть кебек байлыклар да аларда иң азы. Әмма Кыргызстан һәм Таҗикстанда су байлыгы бар.

Урта Азиядә температура 40 градус кызу булганда, Бохарада халык эсседән тилмереп озын җәйне сусыз ничек уздыру турында кайгыра. Әлбәттә, бу мәсьәлә Бохараны гына борчымый. Үзбәкстанның көнбатышындагы авыллар, шәһәрләр, гомумән, Урта Азия өчен су проблемасы бик мөһим. Ә проблеманың чишелеше бер карасаң әлләни авыр да түгел кебек. Мең чакрым ераклыкта гына Кыргызстан һәм Таҗикстан тауларында су бар.

Бу көннәрдә шул су мәсьәләсен хәл итү өчен Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстанның су өчен җаваплы дәүләт эшлеклеләре Бишкәккә җыелды. Алар 2008 елны һәм киләсе елның беренче 4 аенда Токтокүлдә (Нарын-Сырдарья бассейнындагы) су байлыкларын куллану турында сөйләшергә сүз куешкан иде.

Ләкин бу сөйләшүләрдә мәсьәлә хәл ителмәде генә түгел, хәтта киресенчә тагын да катлауланды гына. Кыргызстанның күршеләргә өстәмә су бирү турында килешенгәч кенә, Үзбәкстан ягы каршы килде. Ул сәбәпләрен аңлатмыйча гына әлеге дүрт ил арасындагы килешүне имзалаудан баш тартты.

Казакъстан суны сатып та алырга әзер


Үзәк Азия төбәкләре Кыргызстан һәм Таҗикстан тауларына кар буларак яуган суны ала иде. Ләкин быел хәл катлауланды. Чөнки Үзәк Азиядә кышлар бик салкын булды һәм Кыргызстан белән Таҗикстан үз суларының күпчелеген салкын кыш вакытанда энергия чыгару өчен тотты. Шуңа Казакъстан, Үзбәкстан һәм Төркмәнстан су җитмәү проблемасы аеруча кискен торыр дип көтелә.

Ә Үзбәкстан суны Алла биргән байлык дип саный һәм аны акчага сатып алуга каршы килә.

“Үзбәкстанның дәүләт эшлеклеләре миңа “су сатыла торган байлык түгел, суны һәр кеше кулланырга хокуклы. Һәм әгәр дә суны сатып алсак, бу Үзәк Азия гореф-гадәтләрен бозу була дигән иде”, ди Үзәк Азия төбәкләрендә су мәсьәләләре белән шөгыльләнгән тәҗрибәле белгеч Грегори Глисон.

Бишкәк исә Дүшәнбегә елга янындагы буаларны тиешле шартта саклау өчен шактый чыгымнар тотарга кирәклекне аңлата. Су Казакъстан һәм Үзбәкстанга китә башлаганнан бирле, Кыргызстан хөкүмәте алардан чыгымнарны каплауда ярдәм итүне сорый. Акчалата булмаса, Үзбәкстан табигать газ бирү өчен махсус шартлар булдырсын, ә Казакъстан күмер бирсен, ди.

Казакъстан күпмедер бу шарт белән килешә һәм су алган хисапка Кыргызстанга бераз бушлай күмер җибәрә. Ә Ташкент исә су өчен түләүдән дә баш тарта, шул ук вакытта газ бирү шартларын да җиңеләйтми.

Үзбәкстанның су өчен түлисе килми

Кыргызстан хөкүмәте исә суга да нефть һәм газ байлыкларына кебек караш булырга тиеш дип белдерә.

Бишкәктәге сөйләшүләр нәтиҗәсендә, Кыргызстан 3 миллиард кубометр суны Ташкентка бушка бирәчәген әйткән, әмма аннан күбрәгенә түләргә тиеш булачак дип белдергән. Ләкин Үзбәкстан моның белән килешмәгән.

Казакъстан вәкилләре исә кыргызстанлылар тәкъдименә җавплырак караган. Бу әлбәттә гаҗәп тә түгел, чөнки Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев су мәсьәләседә Үзәк Азия берлеген булдыруны тәкъдим иткән иде. Үзбәкстан президенты Кәримов исә ул чакта бу берлекктә Ташкентның керергә теләмәвен әйтте.

Су үзебезгә дә юк


Үзәк Азиядә быел кыш бик салкын булганга, Кыргызстан һәм Таҗикстанда нефть һәм газ булмау сәбәпле, бик авырлык кичерде. Шул ук вакытта Үзбәкстан “бурчыларыгыз бар” дип әлеге илләргә газ бирүне киметте. Кыш айларында Кыргызстан һәм Таҗикстан энергия алу өчен су электр буаларына су агымын арттырган иде ул чакта.

Кыргызстан һәм Таҗикстан тауларына быел карның күп явуы әйтелә. Ләкин белгечләр кар су җыелу урыныннан ерак яуган һәм кирәкле җирләргә төшкәнче ул кипкән дип белдерә. Ягъни су дәрәҗәдә түбәнрәк икән.

“Хәзер Токтокүлдә су юк. Әгәр бөтен агып килгән суны җыя алсак ул яхшы була. Әгәр казакъларга һәм үзбәкләргә бирсәк, кыш көне үзебез авырлык кичерәчәкбез. Чөнки электр энергиясен җитештерү өчен су булмаячак. Ләкин бу мәсьәләне хәл итәр өчен берәр чишелешен табарга кирәк”, ди Кыргызстаннан академик Дүйшөн Маматканов.

Үзбәкстан белән энергетика өлкәсендә килешү булмау сәбәпле, Кыргызстан һәм Таҗикстан су электр станцияләре өчен су җыеп калмакчы була. Чөнки быел да кыш салкын булса, тагын электр энергияе белән проблемалар чыгуына шикләнә.
XS
SM
MD
LG