Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәрәҗәле самаралы Вазых Мөхәммәтшин


Вазых Мөхәммәтшин
Вазых Мөхәммәтшин

Самар өлкәсендә Самар төбәгенә дәрәҗәле хезмәт күрсәткән кешеләргә махсус медаль бирәләр.

Өлкәдә 120 шундый күренекле шәхес бар. Шул 120 кеше арасыннан 35 кешене сайлап алып Губерна Дума рәисе тантана уздырды. Бу мәҗлестә шулай ук Губерна Думасының бүгенге депутатлары, түрәләр катнашты.

Мәҗлестәге 35 зур шәхесләр арасында бердәнбер татар – ул “Тәррәкыять” исемле ремонт - төзелеш ширкәтенең генераль директоры, Русиянең атказанган төзүчесе Гата углы Вазых Мөхәммәтшин булды.

Вазых Мөхәммәтшин әлеге чарада үзенә сүз бирелүен әйтте:

“35 кешедән тик алтысы гына чыгыш ясады. Шул алтының берсе мин булдым. Сүз бирер алдыннан минем барлык дәрәҗәле, мактаулы исемнәремне санап уздылар. Шунысы да игътибарга лаек, быел безнең компаниягә 20 ел була. Самарда капитализм капкасын ачкан оешма – ул безнең төзелеш фирмасы булды.”

Дәрәҗәле кешеләр, өлкә түрәләре алдында ни турыда сөйләдегез дигән сорауга Вазых Мөхәммәтшин болай диде:

“Мин “Туган тел” исемле Самар өлкә татар җәмгыятенең вице-президенты, өлкә мөфтиятендә попечительләр шура рәисе буларак, 25 мәчеткә реконструкция ясарга акча биргәннәре өчен рәхмәтләремне әйттем. Икенче елга 60 мәчетне сипләү күздә тотыла. Соңгы алты елда мәчетләрне ремонтларга акча бирелмәве турында да искәртеп уздым. Без барчабыз да бу җирләрдә төп халык булып яшибез. Һәм, Аллага шөкер, дустанә мөнәсәбәтләребез кирәкле дәрәҗәдә саклана. “Яктылык” мәктәбенә бирелгән 100 млн сум акча өчен дә рәхмәтемне җиткездем.”

Бүгенге көндә Самар татар милли хәрәкәтендә гап-гади кешеләр белән бергә губернатор, Губерна Дума рәисе биеклегендә дәрәҗә яулаган татарлар эшли. Шуңа да милли хәрәкәтнең уңышлары да зурдан.
XS
SM
MD
LG