Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак әле дә АКШ гаскәрләренә мохтаҗлыгын белдерә


Гыйрак тышкы эшләр министры Хөшияр Зебари Гыйракта АКШ көчләрен арттыру нәтиҗәсендә ирешелгән иминлекне саклау өчен американ көчләре әле дә кирәк диде.

Зебари Вашингтонда Си-Эн-Эн телевидениесенә ирешелгән тәррәкыять әле ныклы түгел диде.

Зебари әйтүенчә, 2007 елда АКШ көчләрен арттыру көч куллануны нык киметкән. Хәзер Гыйракта 150 меңләп АКШ хәрбие бар.

Ул Гыйрак көчләрен яхшырак өйрәтү Багдадның чит ил гаскәрләренә бәйлелеген киметәчәк һәм ахыр чиктә ул көчләрне чыгарырга ярдам итәчәк диде.
XS
SM
MD
LG