Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция НАТО хәрби идарәсе карамагына кайтырга мөмкин


Франция президенты Николя Саркози Париж тиздән НАТО хәрби идарәсе карамагына кайтырга мөмкин дип белдерде. Франция хәрби көчләре НАТО идарәсе карамагыннан 42 ел элек чыгарылган иде.

Саркози яңа саклану стратегиясе турындагы чыгышында Франциянең атом-төш кораллы көчләре Париж карамагында калачак диде.

Франция 26 илне берләштергән НАТО әгъзасы, аның сәяси карарларын чыгаруда тулысынча катнаша, әмма Франция көчләре НАТО хәрби идарәсетә буйсынмый.

НАТО генераль-секретаре Яап де Һооп Схеффер Саркозиның бу белдерүен хуплады.
XS
SM
MD
LG