Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЕИХО Үзбәкстанда матбугат иреге чикләнүгә борчыла


Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасының матбугат иреге идарәсе вәкиле Миклош Һаразти Үзбәкстанда хөкүмәттән бәйсез журналистларны куркытуларга һәм эзәрлекләүләргә борчылу белдерде.

Һаразти бәйсез журналист Солиҗан Абдурахмоновның тоткарлануын һәм дәүләт телевидениесендә берничә мәртәбә күрсәтелгән тапшыруда Азатлык радиосы хәбәрчеләренең дәүләткә каршы эшчәнлек алып баруда гаепләнүен телгә алды.

Һаразти бу айда Үзбәкстан сәфәре вакытында үзбәк рәсмиләренең матбугатны ирекләндерергә вәгъдә бирүеннән соң мондый гамәлләрнең булуы аеруча кызганыч диде.
XS
SM
MD
LG