Accessibility links

Кайнар хәбәр

Политковскаяны үтерүне тикшерү эше тәмамланды


Русия тикшерүчеләре журналист Анна Политковскаяны үтерүне тикшерү эшен тәмамланганнан соң 4 кешегә рәсми гаепләү белдерелде ди.

Тикшерү комитеты белдерүендә 3 кешегә үтерүгә бәйле булу гаепләүләре, һәм ФСБ хезмәткәренә вазыйфасын бозу гаепләве чыгарылды диелә.

Алар узган елның августында кулга алынганнан бирле ябып тотыла.

Калган 3 шикленең берсе Сергей Хаҗикорбанов элекке милиция хезмәткәре. 2 шикленең Чечнядан бертуганнар булуы әйтелә.

Тикшерүчеләр белдерүендә Политковскаяның ни сәбәпле үтерелүе, яки шиклеләрнең аны үтерүдә нинди катнашлыгы булуы әйтелми.

Политковская эшләгән "Новая Газета"ның баш мөхәррир урынбасары Сергей Соколов "Азатлык Радиосы"на Политковскаяны үтерү эшен тикшерүнең тәмамлануы турындагы мәгълүмат "дөрес түгел һәм вакытыннан алда" диде.
XS
SM
MD
LG