Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кандаһар янында Талибанга каршы хәрби чаралар бара


Әфган көчләре һәм НАТОның Канада хәрбиләре Кандаһар шәһәре янындагы авылларга тупланган Талибан сугышчыларына каршы хәрби чаралар башлады.

НАТО сүзчесе Марк Лэйти әйтүенчә, Әфган һәм Канада гаскәрләре шәһәр читендәге Аргандаб районына кергән.

Бәрелешләрдә 2 әфган хәрбие һәм 20 Талибан сугышчысы үтерелүе хәбәр ителә.

Әфганстанның көньягындагы Һелманд виләятендә хәрби кизүгә һөҗүм нәтиҗәсендә 4 британ хәрбие һәлак булды, икәү яраланды.

XS
SM
MD
LG