Казанга килгән Азәрбәйҗан хөкүмәте вәкилләренә Татарстанның икътисадый мөмкинлекләре турында сөйләгәндә Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Камаз ширкәтендә бүгеннән авыл хуҗалыгы өчен тәгәрмәчле тракторлар җитештерелә башлавын игълан итте.
МакКормик тракторлары җитештерү корылмаларын Татарстан Британиядән сатып алып Чаллыда урнаштырган.
Миңнеханов Татарстанда Британиядән алынган 200 МакКормик тракторы булуын һәм аларның макталуын әйтте.
Камаз ул тракторларны җыючы гына түгел, ә җитештерүче булачак диде Миңнеханов.