Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкала районнары милли бәйрәм ясый


Казан читендәге урман аланында узучы бәйрәм мәйданыннан күренеш. Көрәшчеләр.
Казан читендәге урман аланында узучы бәйрәм мәйданыннан күренеш. Көрәшчеләр.

Бу шимбәдә Татарстан башкаласы кунакларны сабан туе бәйрәмнәренә чакыра. Бары тик Ваһитов районы гына аны "зур итеп" ясамый.

Аз катлы иске йортлар һәм офислар, имтихан бирүче яки туган иленә киткән студентлар яшәүче тулай тораклар күп булган бу районда җыенга кеше җыю авыр. Шәһәр үзәгендәге районда яшәүчеләр арасында татартелле кешеләр дә күпчелек түгел. Элек Вахитов районы бәйрәмне Горький паркында ясый иде. Парк аша юл сала башлагач ул Черек күлгә күчте. Соңгы елларда Вахитов районы чарасы балалар бәйрәменнән генә тора.

Ә Идел буе районы сабан туе Тынычылк бистәсе ягындагы каенлыкта, Киров районыныкы Аккош күле ягындагы аланлыкта узачак. Башка районнар да шәһәр читендә яки шәһәрдәге стадионнарда бәйрәм ясый.

Шулай ук бу бәйрәмнәрдә гадәттә аракы сатылмый. Тик катнашучылар кайвакытта үзе белән эчемлек китерә. Шул сәбәпле бәйрәмнәрдә исерекләр дә очрый. Бу проблема зыялыларны борчуга да салгалый.

Сабан туен Татарстан авылларында, поселокларында, районнарында, шәһәрләрендә генә түгел татар яшәгән дөньяның башка төбәкләрендә дә бәйрәм итәләр.


Әйтик бу шимбәдә шулай ук Берлин (Германия), Зыряновски (Усть-Каменогорски, Казакъстан), Актау (Казакъстан), Нәваи (Үзбәкстан) татарча бәйрәм ясый.


Якшәмбедә исә Торонто (Канада), Казакъстандагы Алматы, Караганда, Күкчетауда да сабан туйлары оештырыла.

Бу бәйрәм атамасы борынгы төрки “сабан” һәм “туй” сүзләреннән килеп чыккан дип уйланыла. Сабан туе карлар эреп беткәч, язгы кыр эшләренә 2-3 атна кала үткәрелгән, диләр. Хәзер аны Татарстанда кыр эшләре тәмамлаганнан соң бәйрәм итәләр.

XS
SM
MD
LG