Accessibility links

Кандаһар янындагы авыллар Талибаннан чистартылды


Әфганстанның көньягында рәсмиләр әфган гаскәрләре халыкара көчләр ярдамендә Кандаһар янындагы авылларны Талибаннан чистартты дип белдерә.

Кандаһар башлыгы Асадулла Халид узган төндәге бәрелешләрдән һәм һава һөҗүмнәреннән соң Талибан сугышчылары Аргандаб районындагы ул авыллардан качты дип белдерде.

Халид әйтүенчә, соңгы көннәрдә йөзләрчә талибан сугышчысы яраланган яки үтерелгән. Аларның күбесе пакыстанлылар.

НАТО рәсмиләре бу хәбәрне әлегә расламады. НАТО сүзчесе Марк Лейти бары тик уртак хәрби операция уңышлы бара, бик аз каршылык күрсәтелә дип белдерде.
XS
SM
MD
LG