Accessibility links

Кайнар хәбәр

Математика сынавында сынаттылар


Татарстанда бу фәннән бердәм дәүләт имтиханын бирүчеләрнең өчтән бере икелегә язды. Ришвәттә тотылучылар да булды.

Бу көннәрдә Балтач якларында халык математикадан Бердәм дәүләт имтиханы биргән вакытта безнең районга гына махсус аяк чалганнар дип шау-шу килә. Янәсе мондый җитди сынаулар вакытында Татарстанда гына түгел, ә бөтен Русия мәктәпләрендәге чыгарылыш сыйныфтагылар югары бәя алсын өчен әти-әниләр дә, укытучылар да, мәгариф хезмәткәрләре дә төрле юлларга бара.
“Ә менә, ни өчендер, нәкъ Балтач районындагы Норма мәктәбендә булган хәлне бөтен дөньяга шаулатырга кирәк булды икән, без бу турыда интернеттан күреп шаклар каттык”, ди исемен әйтергә теләмәгән бер ана. Дөрес, математика итмтиханы булган 4 июнь көнне Норма укучылары үзләре бирмәгән. Алар мәктәбенә районнан җыелганнар. Бердәм дәүләт имтиханы, ягъни БДИ бирү башлыгы мәктәпнең идән астына имтихан бирүче балаларның әти-әниләре алып килгән математикадан яхшы белгән югары уку йортлары студентларын, укытучыларны керткән. Тикшерүчеләр килеп сизмәсеннәр дип идән асты ишеген бикләп, мөхерләп тә куйган. Имтихан башлангач, әти-әниләре 5 мең сум түләгән укучыларның БДИ кәгазьләрен сиздерми генә алып ярыктан идән астына биреп торганнар. Тутырылган эшләр кире сынау бирүче өстәленә яткан.
Барсы да җай гына барган вакытта Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы икътисади җинаятьчелеккә каршы идарә хезмәткәрләре килеп җитеп бу алыш-бирешне фаш иткән. Идән астыннан 15 кешене чыгарган.
БДИнең Балтач бүлеге башлыгы һәм аның ярдәмчесе ришвәт алуда һәм итихан нәтиҗәләрен фальсификацияләүдә шикләнелә. Җинаять эше кузгатылган.
“Җинаять кодексының 290-нчы матдәсенең икенче кисәге нигезендә канун бозып ришвәт алуда Балатач район мәгариф бүлегенең ике хезмәткәренә җинаять эше кузгатылды. Берсе- бердәм дәүләт имтиханы бирү бүлеге башлыгы. Аңа 36 яшь. Икенчесе, аның ярдәмчесе, аңа 30 яшь”, диде Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәтеннән Эдуард Абдуллин.
Бу хәл Татарстанда беренче җинаять эше түгел. Узган елның март аенда 2006 елгы математика билгеләрен югары күтәргән өчен “Республиканың мәгариф сыйфатын тикшерү үзәге” вәкилләренең ришвәт алуын прокуратура ачкан иде. Ул вакытта югары билге өчен әти-әниләр 40 мең сум түләгән булган.
Татарстан фән һәм мәгариф министры урынбасары Людмила Ногманова белдерүенчә, Татарстанда чыгарылыш сыйныфта укучыларның 30 процентка якыны математикадан быелгы дәүләт имтиханын икелегә биргән.
Мәгариф идарәсе хезмәткәрләре дә, укытучылар да БДИнең бөтен укучыларга март аенда гына да мәҗбүр икәнлеге билгеле булу җитәрлек әзерләнергә мөмкинлек бирмәгән дип белдерә.
“Ел буена укучы гадәти имтихан бирәм дип әзерләнде. БДИ билгеле булды яз көне генә. Ул баланың хушын алды дияргә була. Ярый менә мин үзем өстәмә дәрес биргән кызлар белән үктәбер аенда ук тотынган идек БДИга”, ди Чаллыда яшәүче математика укытучысы Зөләйха Галиева. Галиева әйтүенчә, өстәмә дәрес алмый торып, мәктәп программасына гына ышанып БДИны югары билгегә язып булмый.
Ул өстәмә дәрес биргән кызлар математикадан югары бәя алган. “Ел буена атнага ике сәгать өстәмә бердәм дәүләт имтиханы программасы нигезендә эшләсәң генә бала тиешле балл ала”, ди укытучы.
Ә инде мондый дәүләт сынаулары вакытында күчерүләр, читтән ярдәмнәр булуын да инкарь итми ул. Укытучылар арасында кесә телефоннары белән сорауларны рәсемгә төшереп җибәрүче һәм шул ук телефоннан җавап алучы укучылар булгалавы турында сүзләр йөри икән. Авыл мәктәпләрендә укытучыларның укучыларга булышуы турында да хәбәрләр бар.
“Бала-чага бик белемсез хәзер. Мин бик шат бу бердәм дәүләт имтиханы килгәнгә. Мәктәпләрдә балаларны укытып булмый башлаган иде инде. Институтка әти-әнисе түләп кертә, балаларга белем кирәкми, хәтта ул укытучыны мыскыл итергә дә мөмкин иде”, ди Зөләйха Галиева.
XS
SM
MD
LG