Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда мөселман яшләр фестивале ачыла


Киләсе атнада Татарстанда мөселман яшләрнең икенче фестивале үтәчәк.

7 көн дәвам итәчәк бу җыен 23 июндә тантаналы рәвештә Казанның Кол Шәриф мәчетендә ачылачак.

Фестивальнең төп өлеше борынгы Болгарда үтәчәк. Анда Идел буе төбәкләренең мөселман яшләр оешмалары активистлары, ислам уку йортлары шәкертләре, яшь мөселман дин әһелләре катнашачак.

Фестивальдә мәдәни чаралардан тыш мөселман яшләрне борчыган мәсьәләләр турында семинарлар, түгәрәк өстәл сөйләшүләре, галимнәр, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар һәм башка чаралар да каралган.
XS
SM
MD
LG