Accessibility links

Кайнар хәбәр

Брюссельдә Лиссабон килешүе һәм бәяләр


Җыенның беренче көне: Ковен һәм Баррозо
Җыенның беренче көне: Ковен һәм Баррозо

Европа илләре инде күптән булмаган киеренке һәм авыр вәзгыятьтә калды. Бердәм сәясәт алып бару өчен уртак килешү кирәк.

Ягулык һәм ашамлык бәяләренең артуына каршы эш ташлау һәм протестлар дәвам итә. Лиссабон килешүе дип аталган бу документны раслау эше бик авыр бара. Ирландия халкы референдумда килешүне кире какты. Бүген Брюссельдә җыелган берлекнең 27 әгъза иле җитәкчеләре алдында менә шундый авыр мәсьәләләр тора.

Ике көнлек җыенда Европа җитәкчеләре беренче чиратта Ирландиянең Лиссабон килешүен кире кагуыннан соң нишләргә дигән сорауга җавап табарга тырышачак. Берлекнең барлык әгъзалары Ирландиягә карамыйча килешүне кабул итү ягында, Чехия генә моңа әлегә шик белдерә.

Элеккедән бирле Европа Берлегенә яңа әгъзалар алуга каршы булып килгән Британия Ирландия нәтиҗәсенә карамастан килешүне раславын белдерде. Хәзер Лиссабон килешүенә кушылган илләрнең саны 19 булды.

Кайбер сәясәтчеләр Европаны килешүгә мөнәсәбәт нигезендә икегә бүлергә тәкъдим итә. Ләкин Европага киресенчә берләшү кирәк, шуңа күрә Ангела Меркель Ирландия кебек илләрне читкә этәрүне кире какты:

"Бу эш ялыктыргыч кебек тоелса да, без барлык килешүләрнең бер тавыштан кабул ителүенә ирешергә тиеш. Бердәмлек кирәк, чөнки ул килешүләрне берлекнең әгъза илләре төзегән, башка әгъзалары да алар белән ризалашырга тиеш", диде Германия канцлеры.

Саммит алдыннан Берлекнең сәүдә комиссионеры Петер Мэнделсон, Европа озак еллар һаман кемнәндер сакланып килде, хәзер аңа әүземрәк булырга, һөҗүм итүче урынын алырга кирәк, диде. Ирландия хөкүмәте килешү мәсәләсендә референдум үткәрү алдыннан халыкны аны яклауга өндәмәүдә гаепләнде. Саммитка килгән Ирландия премьер-министры Браян Ковен үз үзен якларга һәм акланырга мәҗбүр булды:

"Ниндидер яңа тәкъдимнәрне алга сөрү әле иртә. Киләсе айларда чишелеш табыр өчен каты эшләргә туры киләчәк, моны таныйбыз", диде Ирландия хөкүмәте башлыгы.

Европа Комиссиясе президенты Жосе Мануэль Баррозо Ирландия референдумы нәтиҗәсенә карамастан, кайбер өлкәләрдә, атап әйткәндә – ягулыкны саклау һәм климат үзгәрешләренә каршы хезмәттәшлекне дәвам итәргә чакырды. Әмма Ирландиягә ишарә ясап, инде бер кабул ителгән килешүнең эчтәлеген бер ил өчен генә яраклаштырып булмас, диде Баррозо.

Ягулык һәм ашамлыкка бәяләр кризисы да көнтәртибендә кала, әмма Барросо бу өлкәдә ниндидер өметле сүзләр әйтмәде. Берлек әгъзаларын ул финанс һәм бәяләр сәясәтенә тыкшынмаска, базарның бу хәлгә үзенә яраклашырга ирек бирергә чакырды. Аның бу фикерләрен Германия канцлеры Меркель дә яклап чыкты.

Йөк машиналарын йөртүчеләр, балыкчылар һәм авыл хуҗалыгы ягулык бәяләренең артуына каршылык белдергәндә күпләр Европа рәсмиләрен бернинди дә чаралар күрмәүдә гаепләде.

Бу көннәрдә Европа Берлеге эчке проблемаларын хәл итә, киләсе атна, июньнең 26сында исә, Ханты-Мансида Европа Берлеге - Русия саммиты үтәчәк. Берлекне Русия белән икътисад, иминлек, мәгариф һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлек кызыксындыра.
XS
SM
MD
LG