Accessibility links

Бәйсез газета мәхкәмәдә җиңде


Башкортстанда чыгучы “За местное самоуправление” исемле бәйсез газета хезмәткәрләре күп айларга сузылган мәхкәмәләрдән соң җиңеп чыкты.

Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Башкортстандагы Берләшкән оппозиция шурасы тарафыннан чыгарылучы бу басмага һөҗүмнәр узган ел азагында башланган иде. Башкортстанда сайлауларга әзерлек чорында бу газетта республика хакимиятләрен тәнкыйтьләгән язмалар дөнья күрә килде. Шуннан соң, төрле сәбәпләр табып, аның яңа басылган тиражларын кулга алдылар һәм аның теркәлүе дөрес түгел дип мәхкәмәгә бирделәр. Әлеге башлангычны үз кулына “Росохранкультуры” дигән оешманың Башкортстан идарәсе алган иде.

Газетаның баш мөхәррире Роберт Заһриев басманың яшәүгә хокукын яклап, мәхкәмә утырышларында катнашты. Һәм менә, ниһаять җиңүгә иреште ул. Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе бу бәйсез газета файдасына карар чыгарды. “Росохранкультуры” идарәсенең дәгъвалары дөрес түгел дип табылды. Әмма бу оешманың вәкилләре Октябрь районы мәхкәмәсе карарына каршы шикаять бирәчәген белдерде.

Газетаның баш мөхәррире Роберт Заһриев сүзләренчә, газетага булган басым сәяси сәбәпләрдән чыгып эшләнә. Хәзер бу мәхкәмәдә тулысынча җиңеп чыгу ачыкланса, Роберт Заһриев, газетаның чыкмый торуы сәбәпле, күрелгән зыянны түләттерергә исәпли. Бу зыянны 400 мең сум күләмендә дип билгеләгән ул.
XS
SM
MD
LG