Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәшһүр Каррерас Казанда булды


Каррерас сәхнәдә
Каррерас сәхнәдә

Каррерасның Казандагы концерты турында реклам бик күп булмаса да, пәнҗешәмбе кичендә Җәлил театры бинасы шыгърым тулы булды.


Хосе Каррерасның Казанга килүе мәгълүм булгач, аны юньләп белүче һәм 5-20 мең сумга билет алучылар аз булгандыр. Пәнҗешәмбе кичендә Җәлил театры бинасы шыгърым тулы булды. Реклам әлләни күп булмаса да, урамда 4-5 урында гына портретлар эленсә дә, берничә тапкыр «Вечерняя Казань” хәбәр таратса да – шул җитте. Каррерасның дөньякүләм даны үзенекен эшләде. Шундый дәрәҗәле җырчыны тыңлар өчен Чалладын, Түбән Камадан һ.б. шәһәрләрдән җәмгыять каймагы вәкилләре килде. Каррерас концертын Мәскәү филармониясе оештырган, спонсорлык ярдәмен Казан читендә төзелеп ятучы “Кояшлы шәһәр” проекты хуҗалары күрсәткәннәр. Димәк, шушы “Солнечный город” та торучылар да хәлле кешеләр булачак.

Концерт алдыннан театр алдында һәм вестибюльдә йөрүче кунакларның киемнәрен, карашларын, тотышларын күзәтү үзе бер кызыклы тамаша булды. 20 меңлек концерт караучылар бөтенләй башка тљрле була икән.

Каррерас белән бергә Яңа итальян квартеты дигән төркем чыгыш ясады. Элекке елларда лейкемия авыруын кичергән Хосе Каррерас 2-3 ария башкарган саен сәхнә артына чыгып ял иткәндә, квартет сокландыргыч музыка белән тамашачыларны юандырды.

Испан җырчысының программасы Урта диңгез ярындагы мәхәббәт ялкынын чагылдырган лирик әсәрләр Русия һәм Казан тамашачысына таныш түгел иде. Ләкин барыбер җырчының осталыгына, матур тавышына сокланган меломаннар бу концерттан зур ләззәт таптылар.

Ахырда киң җәмәгатьчелеккә таныш арияне ишеткәч, зал шатлыгыннан кычкырып, аягүрә кул чапты. Кареррас һәм аның сәфәрдәшләре махсус очкычта Екатеринбургта, аннары Ригада чыгыш ясаячаклар.
XS
SM
MD
LG