Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Иранга һөҗүм мөмкинлегенә каршы чыга


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Иранның атом коралы ясарга җыенуына дәлил юк дип Тәһранга каршы көч кулланырга ярамавы турында кисәтү ясады.

Лавров Израиль хөкүмәте әгъзасының, әгәр дә Иран үзенең атом программасын туктатмаса, Израиль аңа каршы көч кулланырга мөмкин дигән сүзләре турындагы сорауга җавап бирде.

Бүген АКШ киңкүләм мәгълумат чараларында бу айда Израиль хәрби очкычлары Иранга каршы мөмкин булган һөҗүм күнегүләре үткәрде дигән хәбәр чыкты. Израиль хәрбиләре бу хәбәрне раслаудан яки кире кагудан баш тартты.

Иран үз атом программасының бары тик тыныч максатта гына эшләвен белдереп килә.
XS
SM
MD
LG