Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмән оппозициясе тәнәфестән соң беренче җыен үткәрде


Әрмәнстан башкаласы Ереванда оппозиция бу язда 10 кешенең үлеме белән тәмамланган урам җыеннарыннан соң беренче мәртәбә урам җыены үткәрде.

Оппозиция анда 50 меңләп кеше җыелуын әйтсә, полиция митингта иң күбендә 10 мең кеше катнашты дип белдерә.

Шәһәр хакимиятләре баштарак бу җыенга рөхсәт бирмәгән иде. Әмма соңрак, полиция рәсмиенең Азатлык радиосына әйтүенчә, демонстрациянең тыныч булачагына ышандырудан соң рөхсәт бирелгән.
XS
SM
MD
LG