Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдәге шартлауда 15 кеше үлгән


Мәскәүдәге шартлауда зыян күргән 6 кеше хастаханәләрдә ята. Русия башкаласында шартлау шимбгәгә каршы төндә булган иде. Барлыгы 15 кеше зыян күргән. Алар барысы да 17дән алып 27 кадәр яшьтәге кешеләр, күбесе читтән килгән, Әрманстан һәм Грузия кешеләре. Шартлау тулай торак янында булган. Анда граната шартлаган дип фаразлыйлар. Җинаять эшләре, “үтерү омтылышы”, “шартлаткыч әйберләрне канунсыз саклау һәм тарату” мәтдәләре белән ачылган.

XS
SM
MD
LG