Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә 152 милләтара нәфрәт һөҗүме булган


2008 елның гыйнвар аеннан алып санаганда Русиядә милләт нәфрәт сәбәпле кимендә 152 һөҗүм булган, 69 кеше үлгән, 170 кеше яралар алган. Бу хакта Мәскәү кеше хокуклары бюросы башлыгы Александр Брод хәбәр итте. Аның әйтүенчә, иң күбе Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан кешеләренә һөҗүм итәләр. Мондый җинаятьләр күбесенчә Мәскәү, Петербур һәм Екатеринбурда кылына. Хокук яклаучылар бу һөҗүмнәр артында, чама белән 60 меңгә җиткән “такырбашлар” хәрәкәте тора дип саный.
XS
SM
MD
LG