Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Салават җыены үтте


«Салават йейены» Бишенче республика күләм фольклор бәйрәме быел Салават шәһәрендә уздырылды. Шушы фолькор бәйрәмендә милли башкорт киемнәреннән киенгән артистлар театрләштерелгән тамаша күрсәтелгән, шулай ук, бу бәйрәмдә бәйрәм батыры, чая кызлар, яң яхшы тирмә, капчык белән сугышу, ат чабышы, авыш баганадан йөрү һәм башка шундый милли ярышлар үткәрелгән.

Салават җыены батырына бүләкне Башкортстан президенты тапшырган, дип хәбәр итте «Башинформ» агентлыгы.
XS
SM
MD
LG