Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: Русия провокациягә юл куймас


Русия президенты Дмитрий Медведев, Грузия белән Абхазия низагы җирләрендәге Русия тынычлык саклаучыларга карата провокацияләргә юл куймаячак, дип белдерде. Бу хакта ул Петербурда, студентлар белән очрашу вакытында әйтте. Грузия полициясе, күптән түгел, Русиянең 4 хәрбиен кулга алган иде. Медведев, бөтен каршылыкларны сөйләшүләр аша хәл итергә кирәк, дип белдерде. Русия саклану Министрлыгы бу атнада, Грузия ягыннан провокацияләр булу очрагында, Русия хәрбиләренең корал куллану мөмкинлеге хакында белдергән иде.
XS
SM
MD
LG