Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар турында татар ни сөйли?


Казанда милли-төбәк компонентын бетерүгә каршы чираттагы митинг узды. Җыелган студентлар татарларның ялкау, гамьсез булуларын танырга мәҗбүр булды.

Милли-төбәк компонентын бетерүгә каршы чираттагы митингка килүчеләрнең гомүми
Искәндәр Сираҗи
саны 100 гә тулмаса да, җыен башланганда һәм йомгакланганда “Туган тел” җырын көйләгән халык тавышы үтеп-сүтеп йөргән кешеләрнең дә игътибарын җәлеп итте. Тик алар уртага чыгып сөйләүчеләрне ишетеп бетерә алмадылар, чөнки тавыш көчәйткеч җайланмасы юк иде. Хәер, сөйләүчеләрнең тавышлары болай да көр яңгырады, шуларның берсе ирекле журналист Искәндәр Сираҗи иде, ул каршылык чарасын башлап җибәрде.
“Татар милләте үзе өчен шулай аз гына килгән икән…Анысы инде килгәннәренә дә рәхмәт! Мин монда ирләр лицееннан егетләрне күрәм. Аларның да уку йортын ябып куйдылар.

Узган елның 1 декабрендә бөтен милләтләр өчен иң куркыныч канун кабул ителде. Мәгариф турындагы кануннан милли төбәк компоненты алып ташланды”, диде Искәндәр Сираҗи.

Ул шулай ук бу милли компонентны бетерү Русиядәге башка халыклар өчен дә зур проблемага әйләнәчәген, депутатларның эшләренә канәгатьсезлек белдерүен әйтте. Аннан соң сүз шагыйрь Газинур Моратка бирелде.
“Әгәр дә милли компонентны бетерә торган канун гамәлдә булса, бу безнең әдәбиятыбызны, мәдәниятыбызны, телебезне инкыйразга алып барачак. Канун милләтләрнең активлыгын киметү өчен, Русиядә бер төрле, бер телле милләт калдыру өчен уйлап табылган гамәлгә охшаган. Милли компонент ул мәктәптә әдәбият укыту яки матбугат кына түгел, бу безнең киләчәкне билгели торган төп мәсьәлә”, дип сөйләде Газинур Морат.
Митингта мәктәп укучылары да бар иде
Чыгыш ясаучылардан иң каты тавышлы Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге рәисе Юныс Камалетдинов булды.
“Татар каршы - татар теленә! Беләсезме?! Бу нинди кешеләр бу?! Менә безгә шулар белән эшләргә кирәк. Яшьләрнең үзенең милләте, үзенең теле өчен горурлык хисе булырга тиеш!”, ди иҗтимагый үзәк рәисе. Ул яшьләрне тикмәгә генә искә алмады, чөнки әйткәнебезчә, җыелган халыкның күбесе студентлар. Алар да уртага чыгып сүз әйттеләр.
“Шушы мәйданга карагачтын ничектер эчтән авыртып куя, яндыра. Тарихка карасак та, без бит мондый халык түгел идек. Татарлар дәррәү кайнаган халык булган. Мин элекке вакытларны күрмәдем, ләкин киләчәктә чын, кайнап торган, күзләре янган татарны күрермен дип өметләнәм. Хәзергә, дөресен әйтергә кирәк, халык ялкау, чып-чын ялкау. Монда митинг буласын белгән кешеләр дә килми калганнар аз түгел!”, диде студент кыз, шагыйрә Илвира Һади.
Рифат Сәләхов
Урам җыенындагы чыгышларны игътибар белән тыңлап торган Казан дәүләт студенты
Рифат Сәләхов, безгә митинг буласын каян ишетеп килүен әйтте һәм күңелендә туган уй-кичерешләре белән уртаклашты.

“Бүген көндезге икедә генә җыен буласын ишеттем, дус малай шалтыратып әйтте. Митинг миндә каршылыклы фикерләр уятты. Бер караганда, милли хисләр белән янабыз, шул ук татар
Лилия Кадыйрова
өчен көрәшәбез диярлек, ләкин мәйдандагы халыкның аз булу күңелгә тынычлык бирми. Минемчә, безнең татар халкы гамсезләнеп бара, моннан котылу әмәлен эзләргә кирәк”, ди Рифат Сәләхов.
КДУның журналистика һәм социология факультеты студенты, яшь журналист Лилия Кадыйрова әлеге каршылык чараларының күбесендә булуын һәм гадәттә урам җыенына КДУ, КАИ, КХТИ, ТДПУ студентлары килүен әйтте. Араларында Казанда туып үскән яшьләр дә бар икән, алар татарның киләчәге алардан торуын ныграк аңлый баралар ди.
XS
SM
MD
LG