Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар киленнәренә Сабантуй кирәк


22 июнь көнне Үзбәкстанның Үргәнч шәһәрендә беренче тапкыр Сабантуе узды. Ул Әмир Темур мәдәният йортында оештырылды. Сабантуй белән бергә бу шәһәрдә Татар милли мәдәни үзәге дә ачылды.

Сабантуйга 7дән 70 яшькәчә татарлар килгән. Шулай ук үзбәк, урыс, корея халыклары да бәйрәмне тамаша кылып, үзләре дә уеннарга кушылганнар. Сабантуйда капчыкта сикерү, йомырканы кашыкка кабып йөгерү, капчык белән сугышу кебек уеннар булган. Балаларга бушка минераль су, туңдырма таратылган.
Шулай ук ветераннарга да бүләкләр бирелгән. Шуларның берсе – советлар вакытында КГБда эшләгән Альберт Сәлимгәрәев:

“Хоразм тарихында беренче тапкыр Сабантуе уза. Бу бәйрәм хәзер инде бөтен дөньяда танылган. Безгә дә Казаннан, Ташкенттан татарлар килде. Барыбыз да рәхәтләнеп ял итәбез. Татарлар гына түгел, һәммәсе дә күңел ача”, ди.

Хоразмда шактый гына татарлар яши, чөнки советлар берлеге заманында анда үзбәкләрнең татар кызларына өйләнүе дәрәҗә саналган. Чөнки алар укымышлы булулары һәм мул табыннар әзерләнүе белән аерылып торган.

“Минем әнием Зәйтүнә Искәндәрова татар иде. Виллаятебездә күп татар һәм үзбәкләр кушылган. Минем дә дусларымның аналары, киленнәре татар милләтеннән. Алар инде үзбәкләшеп киткәннәр. Шуңа татар милли мәркәзенең ачылуы яхшы булды. Чөнки ул татар гореф-гадәтләрен кире кайтаруга булышачак”, ди Хоразм вилаятенең матбугат башкармасы җитәкчесе Улугбәк Юлдошев.

Бәйрәм кичке сәгать алтыда башланып 4-5 сәгать дәвам иткән.
XS
SM
MD
LG