Accessibility links

Багдадта шартлау 4 американны, 6 гыйраклыны үтерде


Багдадның шыгыйлар яши торган Садр шәһәре өлешендә җирле шура янында булган шартлау 4 американны һәм кимендә 6 гыйраклыны үтерде.

АКШ рәсмиләренә әйтүенчә, үлгән американнарның икесе АКШ хөкүмәтенә эшләүче цивиль, икесе хәрби булган.

АКШ хәрбиләре һөҗүм өчен шыгый сугышчыларны гаепли. Анда бомба шартлатылган дип исәпләнелә.
Садр шәһәре сугышчан шыгый дин әһеле Моктада әс-Садр сугышчылары оясы санала.
XS
SM
MD
LG