Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар Татарстан җирләрен йотмакчы


Самар үз биләмәләрен күрше төбәкләр хисабына арттыру гына түгел, Татарстан һәм Оренбур нефть ятмаларын да үзенә алырга тели.

Коммерсантъ газеты Самарда Татарстан, Оренбур, Сарытау һәм Ульян өлкәсе белән чик мәсъәләләренә бәйле каршылыкларны чишү турында шундый проект әзерләнүен хәбәр итте.

Әлеге җирләрнең гомуми мәйданы 2,4 квадрат чакрым.

Иң катлаулы мәсьәләләр Татарстан һәм Оренбур җирләре белән бәйле булырга охшый. Ул җирләрдә шактый зур нефть ятмалары бар. Самар өлкәсе күз салган җирләргә 3,7 миллион тонналы Норлат һәм Ромашкино нефть ятмалары чыга.

Самар өлкәсе Оренбур өлкәсендәге 4,5 миллион тонналы Байтуган ятмалары урнашкан җирләрне дә үзенә алырга тели.

Татарстандагы ятмаларны Татнефть үзләштерсә, Оренбур җирләрендәге бу Байтекс нефть ширкәте карамагында.

Күптәннән килгән бу чик мәсьәләсен күтәрү өлкәгә яңа башлык булып Владимир Артяков килгәннән соң аеруча җанланып китте.

Самар өлкәсе җирле үзидарә реформалары кысаларында үз муниципал берәмлекләренең чикләрен билгеләргә тиеш.

Бу елның март аенда Самар өлкәсендә өлкә биләмәләренә бәйле каршылыкларны чишү проектын әзерләү өчен комиссия төзелде.

Самар күрше 4 төбәк башлыкларына да шундый комиссияләр төзүне сорап мөрәҗәгать итте.

Коммерсантъ язуынча, бәхәсле биләмәләр мәсъәләсе алдагы атналарда Татарстанның иминлек шурасында да каралыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG