Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вашингтон Пхеньянга каршы чикләүләрне бетерә


Төньяк Корея үзенең атом программасы турында күптән көтелгән хисапны тапшырганнан соң АКШ президенты Джодж Буш моңа хуплау белдерде.

Шул ук вакытта Буш Пхеньянның атоп програмына бәйле кайбер борчылуларның әле дә калуын әйтте.

Буш Кушма Штатлар Пхеньянга каршы сәүдә чикләүләрен бетерәчәк һәм аны террорчылыкка ярдам итүче дәүләтләр исемлегеннән чыгарачак диде.

Бу чикләүләрне бетерү Вашингтонның Төньяк Кореяга карата сәясәтенең нык үзгәрүен аңлатачак.

Былтыр Кытайда ирешелгән килешү нигезендә, Төньяк Кореяга үзенең төп атом корылмасын ябу һәм үткәндәге атом эшчәнлекләрен халыкара җәмәгатчелеккә ачуга алмашка икътисадый ярдам күрсәтеләчәк.

XS
SM
MD
LG