Казакъстан киңкүләм мәгълумат чаралары хәбәр итүенчә, Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев үзенең туган көнендә Астанә шәһәре көнен бәйрәм итү турында карар чыгарган.
Бу бәйрәм һәр елның 6 июлендә булачак.
1997 елда Назарбаев ил башкаласын Алма-атадан Астанәгә күчерде.
Күптән түгел Казакъстан парламенты президент хөрмәтенә Астанәне Нурсолтан дип атарга тәкъдим иткән иде. Әмма Назарбаев ул тәкъдимне кире какты.