“Безнең гәҗит”нең соңгы санында "Русия транста, хатыннар көрәштә" дигән мәкалә игътибарны җәлеп итә.
Бу мәкаләдә мөхәррир Илфат Фәйзерахманов: “Әлбәттә, алкоголь белән зиһене томаланган халыкның тарихны барлап торырга вакыты юк. Туп керткәнбез ич! Җиңгәнбез. Бу зур сөенеч. Ә югарыдагылар патриотизмны тәрбияләүнең бер алымы дип шушындый мәхшәрне читтән генә күзәтә”, дип яза.
Сүз соңгы көннәрдә урыс фтубол фанатларының урамнарда котырып йөрүләре турында. “Һәркайда чүп, ватык пыялалар, урам тулы исерек, хәтта багажникларга да утырып халык йөри. Минем машинамны аздан гына җимермәделәр, халык көтүе урамнарны томалап хәрәкәтне япты, бер нишләп булмый, йөзләгән кешегә каршы тору мөмкин түгел. Бу, чын мәгънәсендә, яшьләр тарафыннан оештырылган тыңламау, законсызлык бәйрәме булды”.
“Сабантуй. . . = зоопарк” мәкаләсендә сүз милли дип саналучы җыеннарда хатын-кызлар ярышы ясалуы турында бара. Айзат Шәймәрданов Саба районы Миңгәр авылында Сабан туенда хатыннар көрәше ясалуын әйтә. Ул бу төр ярышны, татарга хас булмаган бер әйбер дип саный.
“Казанны атом утыннан саклаган Кеше” мәкаләсендә: “Безнең якташ, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевка олы дәрәҗәле исем әсирлектән “Хенкель” очкычына утырып качканы өчен бирелгән. Рәсми сәбәп һәр кешегә мәгълүм. Ләкин монда бик күп сорау туарга мөмкин. Каһарманга Алтын йолдызны 1957 елны, галәмгә җирнең беренче иярчене очкач кына тапшыралар”, дип языла. Үлүенә 9 ай вакыт кала гына Михаил Девятаев серне чишкән булган. “Элеккеге әсиргә чынбарлыкны, үтә зур серне сөйләргә ярамаган. Хикмәт шунда ки, “Алтын йолдыз” аңа Узедом утравының Пенемюнде базасыннан очкыч урлап киткәне өчен түгел, ә “Фау-2” ракетасы серен ачарга булышканы өчен бирелә икән”.