Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров “кырмыска оясын” кузгатты


Башкортстан gрезиденты хакимияте башлыгы Радий Хәбиров тирәсендәге ыгы-зыгы кыза бара.

Башкортстан президентының матбугат хезмәте җомга көнне Мортаза Рәхимовның бер белдерүен таратты. Анда Мортаза Рәхимов үзенең хакимияте башлыгы Радий Хәбиров тирәсендәге хәлләрне кыздырмаска, куертмаска чакыра. Мәгълүмат чараларында шушы вакыйгалар турында язмалар күренү ошамый икән президентка. Бу язмалар республикада киеренкелекне арттыра һәм нормаль эшкә комачаулык итә, дигән фикерен әйтә президент. Шушы хәлгә зур игътибар бирүчеләрне “республиканың дошманнары” дип атый Мортаза Рәхимов.

Шул ук вакытта шушы атна башында вазифасыннан читләштерелгән Радий Хәбиров хәзер үзе дә һөҗүмгә күчмәкче. Үзенең эшеннән алынуына каршы, республика президенты Мортаза Рәхимов өстеннән Уфаның Киров районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгатьләрен тапшырган Хәбиров әфәнде. Радий Хәбировның адвокаты Юрий Наумов тагын да бер мәхкәмә эшен башлаячакларын әйтте.

26 июнь көнне “Уфимские ведомости” исемле газетада Радий Хәбировка күп гаепләр тагылган һәм аның декларациясендә күрсәтелмәгән дип саналучы күчемсез милке санап кителгән бер мәкалә бастырылган иде. Анда язылганнар ялган, дип Радий Хәбиров шушы газетаны һәм мәкалә авторын мәхкәмәгә тартырга җыена. Аларның һәрберсеннән 1әр миллион сум акча каерырга исәп тота ул. Мәхкәмәдә җиңеп чыккач, ул акчаларны Уфадагы бер балалар йортына тапшырачагын әйткән Радий Хәбиров.

“Уфимские ведомости” газетасында Радий Хәбировны бетереп ташлаган мәкаләнең чыгуын күпләр республика җитәкчелегенең кушуы белән эшләнгән дип исәпли. Чөнки бу газета Уфа шәһәре хакимияте акчасына нәшер ителә. Бу газетада урнаштырылган мәкаләне алдагы көннәрдә республиканың башка рәсми газеталарының да үзләрендә күчереп бастыруы ихтимал, дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG