Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләр Сабантуе башланды


Башкортстанның Татарстан белән чиктәш Октябрьский шәһәре янында җомга көнне төбәкара яшьләр Сабантуе башланып китте.

Ел да оештырылучы бу бәйрәм быел бишенче тапкыр уздырыла һәм ул ике көн дәвам итәчәк. Әлеге зур чарага Башкортстанның барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән меңнән артык яшьләр килә. Шулай ук Татарстаннан, күрше Пермь, Чиләбе, Ырымбур өлкәләреннән һәм башка төбәкләрдән дә байтак кунаклар җыела.

Һәр елдагыча, быел да төбәкара яшьләр Сабантуенда бик күп спорт чаралары, бәйгеләр, милли көрәш, ат чабышлары оештырылачак. Шулай ук кызларның аерым, егетләрнең үзләренең ярышлары да була. Һәвәскәр җырчыларның һәм биючеләрнең чыгышлары да бик күркәм булачак, ди бу бәйрәмне оештыручылар.

Октябрьскидагы яшьләр Сабантуена шулай итеп Уфадан күп кенә танылган җырчылар һәм эстрада йолдызлары да бара. Шулай ук шимбә көнне Уфадан бу бәйрәмгә республиканың кайбер җитәкче даирәләре дә бара һәм яшьләргә котлау сүзләрен җиткерәчәк, дип әйтелде.
XS
SM
MD
LG