Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алман бензин кыйбатлануга каршы машинасын яндырган


Полиция белдерүенчә, Германиянең Франкфурт шәһәрендә эшсез бер кеше ягулык бәяләренең артуына ризасызлык йөзеннән үз машинасын яндырган.

Бавариядән килгән 30 яшлек ул кеше шәһәрнең күргәзмә үзәге янындагы чирәмлеккә үзенең кара БМВ машинасы белән кереп аңа ягулык сибеп ут төрткән.

Полициягә ул үзенең бу гамәлен эшсез булуы һәм ягулык артык кыйбат булу сәбәпле моннан ары машинада йөри алмавы белән аңлаткан.

Кайбер Европа илләрендә балыкчылар һәм йөк машиналары йөртүчеләр дә ягулык бәясе артуга каршы протест чаралары үткәрде. Җомга көнне бер мичкә нефть бәясе 142 доллардан артты.
XS
SM
MD
LG