Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстанда Талибанга зур һөҗүм башланды


Пакыстанның Пешавар шәһәре янында хөкүмәт гаскәрләре Талибан сугышчыларына каршы зур һөҗүм башлады. Талибан яшеренгән дип исәпләнгән урыннар мина аткычтан утка тотылды.

Хыбер асаба җирләрендә алып барылган бу һөҗүм яңа сайланган хөкүмәтнең Пакыстанда Талибанга каршы беренче зур хәрби чарасы.

Элегрәк хөкүмәт төбәктәге киеренкелекне сөйләшүләр аша бетерергә теләвен әйтеп килгән иде. Әмма соңгы атналарда Пешавар шәһәренә янаучы куркыныч арта башлау сәбәпле хәрбиләр чара күрергә тиеш булуларын белдерде.

Бүген Пешаварда Пакыстан премьер-министры Йосыф Риза Гилани "Без коралларын ташларга әзер булганнар белән сөйләшүләргә әзер. Без төбәктә иминлек теләүчеләр белән солых килешүе яклы. Без ул кешеләр белән тынычлык сөйләшүләренә каршы түгел. Без иминсезлек чыганакларына каршы көч кулланабыз," – диде.
XS
SM
MD
LG