Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс Кытайда


АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс 2 көнлек сәфәр белән Кытайга килде.

Башта ул күптән түгел көчле зилзилә кичергән көньяк-көнчыгыш төбәктәге Сычуан өлкәсе башкаласы Чеңдуда булды.

Сычуанда 12 майда көчле җир тетрәү 70 меңләп кешене үтерде.

Соңрак Райс Кытай рәсмиләре белән очрашу өчен Пекиңга килде.

Иртәгә ул президент Һу Дзинтао һәм премьер-министр Уен Дзиабао белән сөйләшүләр үткәрәчәк.
XS
SM
MD
LG