Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ваһапов фестивале Актүктә булып кайтты


Татар җырчысы Рәшит Ваһаповка ярымсын. Түркәр Соуккан рәсеме.
Татар җырчысы Рәшит Ваһаповка ярымсын. Түркәр Соуккан рәсеме.

Түбән Новгород өлкәсе Кызыл октябрь районы Актүк авылында ачылган ярымсынга: “Якташыбыз, бөек татар җырчысы Рәшит Ваһапов”, дип язылган.

Татарстан вәкилләре Түбән Новгород өлкәсе Кызыл октябрь районы Актүк авылында билгеле һәм мәрхүм җырчы Рәшит Ваһаповка багышланган чараларда катнашып кайтты. Тантананың төп өлеше - җырчыга ярымсын (бюст) ачылу булган. Кечкенә һәйкәлгә: “Якташыбыз, бөек татар җырчысы Рәшит Ваһапов”, дип язылган. Бу ярымсын авыл клубы янында ачылган.

Шунда ук зур концерт та куелган. Аны карарга тирә-яктагы татар авылларыннан да тамашачы килгән. Анда чыгыш ясар өчен Казаннан мәдәният һәм иҗар әһелләре дә барды. Әйтик шагыйрь Ринат Харис, танылган җырчылар Илһам Шакиров, Зилә Сөнгәтуллина, Фердинанд Сәлахов, Рафаил Ильясов, яшь башкаручылар Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, Рөстәм Асаев кебекләр. Казаннан Сәйдәш мәдәни үзәге ансамбле дә барган. Шулай ук якташлары музыкант Рамил Курамшин да алар арасында иде.

Концертны багучы ике авыл апасы Айгәл Хәйри чыгышын карый. Түркәр Соуккан рәсеме.

Чит ил кунагы да бар иде. Швециядән Казанга кунакка килгән Түркәр Соуккан да Актүк авылында булды. Аның әби-бабаларым авылы ул. Шулай ук Ваһапов та аларга ерак туган. "Бала чактан ук без аның тәлинкәләрен тыңлап үстек. Мин хәтта Рәшит абзыйның җырларын да өйрәндем”, ди ул. Түркәр Соуккан шулай ук Рәшит Ваһаповка багышланган чараларның Финляндия һәм Швециядә, чит илләрдә узуын да әйтте.

Русия һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгәтуллина “Азатлык” хәбәрчесенә бу нисбәттән хәбәрчегә: “Яшьләр, якташлары Ваһаповны үз итүе сөендерә. Шулай ук анда һәйкәл ачылу да шатландыра”, дигән иде.

Актүк авылы капкасы. Аны Яңапар дип тә атыйлар. Түркәр Соуккан рәсеме.

2008 елда Ваһапов исемендәге фестиваль дүртенче тапкыр уза. Оештыручыларның сүзләренә караганда, быелгы чара үзенең масштабы белән башка еллардан аерылып тора. Фестивальнең проект авторы һәм җитәкчесе Рифат Фәттахов, Рәшит Ваһаповның тууына 100 ел уңаеннан ясалучы чаралар саны 37 гә җитүен әйтә.

XS
SM
MD
LG