Accessibility links

Кайнар хәбәр

Африка Берлеге җыены Зимбабведагы хәлләрне тикшерә


Мысырның Шарм ал-Шәйх төбәгендә Африка берлеге җыены бара. Анда Зимбабведагы хәлләр тикшерелә. Африка илләре җитәкчеләре җыенында Зимбабвеның яңа гына сайланган президенты Роберт Мугабе да катнаша.

Президент сайлауларының икенче өлеше, Зимбабведа җомга көнне үткән иде. Мугабеның көндәше булмаган. Икенче нәмзәт, оппозиция вәкиле Морган Цвангираи янау һәм басым аркасында президент урыныны өчен ярыштан чыккан булган. Ул җыенда катнашучы Африка илләре вәкилләрен сайлау нәтиҗәләрен танымаска чакырды. Африка Берлегенең карар өлгесенә, Мугабеның яңадан сайлануы хөкем ителми, әмма көч куллануга борчылу һәм сөйләшүләр алып баруга чакыру кергән.
XS
SM
MD
LG