Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядән ераграк тору хәерле


Русиядәге хәлле һәм белемле урта катлам чит илгә китеп, анда яшәргә хыяллана. Алар Русиянең киләчәген тотрыклы итеп күрми.

Русиянең өре шәһәрләрендә яшәүче урта катлам, аеруча да 30 яшьлекләр илнең киләчәгенә ышаныч белән карамый һәм тотрыксызлыктан качу өчен чит илгә китеп яшәү турында хыяллана.

Югары белеме, эше, әйбәт кереме булганнар, кыскасы тормыш шартлары яхшы булганнар инде иртәгә үк бернәрсәсез калудан курка. Чөнки Русиядә бу бик мөмкин хәл булуын һәркем аңлый. Мәхкәмәләрнең гадел булмавы, коррупциянең чәчәк атуы, хакимият җитәчеләренең аларны якламавы бу көндәлек күренешләр.

“Левада” үзәге уздырган сораштыру да шуны күрсәткән. 76% халык хакимиятнең башбаштаклыгыннан һәм аеруча милициядән курка икән. Ә 65% ы үз хокукларын мәхкәмәдә яклый алуыннан шикләнә. Шул ук вакытта алар инде бу күрешеләргә ияләшкән булуларын һәм төрле ысуллар белән үз файдаларына эшләргә әзер булуларын инкарь итми.

“Дәүләт оешмаларындагы чиратлар, кешегә кеше итеп карамауны күрмәс өчен мин өчләтә арттырып түләргә риза. Минем бер танышым Чилига күченде. Андагы икътисад Русиянекенә караганда түбәнрәк булса да, ул кыз башка монда беркайчан да катмаячагын әйтә”, ди Мәскәүдән 32 яшьлек Радик Халиков.

Аның әйтүенчә, Русиядән аермалы буларак, Чилида кешегә ихтирам белән карау бари кән. Һәм аның дустын беренче чиратта шул җәлеп иткән.

Федераль үзәк җитәкчелеге Русияне үсә баручы ил буларак күрсәтергә тырыша. Һәм бу һәрвакыт дәүләт массакүләм мәгълүмат чараларында тәкьрарлана.

“Бу “Бердәм Русия”нең сәясәте генә. Газета-журналларда барысы да күпертелеп күрсәтелә. Чынлыкта бит барлык халык зарлана” дип өсти Халиков.

Әмма шул ук халык Русия җитәкчеләренең Көнбатыш безнең үсештән көнләшә, көчле ил булуыбыздан курка дигән сүзләренә ышана. Һәм күңеленнән Көнбатышны Русиягә каршы сәясәт алып баручы дошман буларак күрә. Ләкин икенче яктан Көнбатышка күченү аларның төп хыялы булып кала. Алар анда балаларына яхшы киләчәк, тормыш өчен уңайлы шартлар һәм хокуклары яклануга ышаныч бар дип саный. Ә Русиядә үз хокукларыңны яклауга омтылыш бернинди нәтиҗәләр бирмәячәген алар белә.

“Киләчәктә бу кайдан булса да бәреп чыгачак” дигән фикердә тора Радик Халиков.

Ул мөмкинлеге булган кешеләр киләчәктә дә чит илгә китәргә омтылачагын әйтә. Сораштырулар да шуны күрсәтә. Мисал өчен бары 13% халык кына Русиядә озак вакытлы тотрыклылык урнашкан дип саный. Ә 59% бай кешеләр икенче көнгә үк хәл төптән үзгәрергә мөмкин дип белдерә.
XS
SM
MD
LG